“Агач яфрак белән, кеше эше белән матур” - тәрбия сәгате

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

15 март көнне Күкшел авылы китапханәчесе Фирая Зарипова 3-4 сыйныф укучылары белән “Агач яфрак белән, кеше эше белән матур” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Чара барышында укучылар эш, хезмәт һәм һөнәрләр  турында фикер алыштылар, табышмакларга җавап эзләп, хезмәт турында булган мәкальләрне барладылар.  Г. Гыйльманов, В.Хәйруллина, Ә.Гаязовларның шигырьләрен укып, нинди һәнәрләр, хезмәтләр мактауга лаек икәнен белделәр.  Әңгәмә балалар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Катнашучылар саны: 12.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International