11 март конендә Урта Комар авыл җирлегендә, Халыкара хатын-кызлар көненә бәйле, гүзәл затларны бәйрәм белән котлау һәм алтын – изумруд юбилейлы гаилә парларын тәбрикләү уңаеннан зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә оч үрнәк гаилә – Васильевлар Геннадий Александр улы һәм Анна Петр кызы – алтын пар, изумруд парлар - Шахтиннар Фәйзулла Гайфулла улы һәм Ольга Александр кызы, Федоровлар Всеволод Степан улы һәм Любовь Степан кызы гаиләләре чакырылган иде. Кукмара районынын ГХАТ җитәкчесе З.Т.Латыпова юбилярларны котлап, Кукмара районы Башлыгы С.Д.Димитриев исеменнән котлау адресын тапшырды. Урта Комар җирлеге Башлыгы Исынбаев Ю.И. юбилярларны шулай ук котлады, истәлекле буләкләр тапшырды. Чара җирле талантлар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.