15 март көнне ГХАТ бүлегендә икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең специалисты Галимова Альфия Рашат кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде. Шулай ук, бәхетле ата-аналарны Кукмара районы ГХАТ җитәкчесе Зөлфия Таһир кызы Латыпова да котлады.
Чарадан соң барлык катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр.