Каенсар авылы китапханәчесе клуб эшчеләре белән берлектә экология елына багышлап “Табигатьне саклыйк” дип аталган әдәби кичә уздырдылар. Чара барышында балалар табигать, үсемлекләр,хайваннар турында үзләренә күп кенә кызыклы һәм кирәкле мәгълүмәт алдылар. “Уйлап тап” конкурсын да алар бик теләп катнашты. Ә кичә ахырында китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды.