Чишмәбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышлап рәсем конкурсы үткәрде. Балалар үзебездә яшәүче кошларны бик тырышып ясадылар.Чара барышында китапханәче аларга юкка чыгып баручы кошлар, безнең якларда яшәүче иң кечкенә һәм иң зур кошлар, бездә кышлаучы һәм яз көне кайтучы кошлар турында сөйләде.