Манзарас авылы китапханәчесе “Әкият” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кошлар көнен билгеләп үтте. Балалар өйләреннән кош оялары ясап килделәр һәм аларны мәдәният йорты янындагы агачларга элделәр. Китапханәче балаларга кошларга кышкы чорда даими җимлекләр әзерләп , аларны ашатып торырга кирәклеген аңлатты.