”Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” - ачык форум

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә беренче тапкыр ”Татар мәдәнияты. Киләчәккә караш” ачык форум кысаларында зур чара узды. Форум сәгать унда, шәһәр үзәк китапханәсендә, апрель аенда туган бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алудан башланды.  Әлеге чарада районыбызның “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче һәм Нократ Аланы районында яшәп иҗат итүче язучылар, китапханәчеләр, шулай ук әдәбият-сәнгатьне яраткан милләттәшләребез катнашты. Алар килгән тамашачыны үзләренең иҗат җимешләре белән якыннан таныштырды. Шулай ук чарада балалар өчен  “Габдулла Тукай. Тылсымлы сәхифәләр”мультфильмнар җыентыгы, төрле мастер-класслар, Кукмара киез- итек фабрикасында җитештерелгән эшләрдән күргәзмәләр карау оештырылды. Бу чарада районыбызның үзешчән җырчылары, “Баламишкин” гармунчылар ансамбле дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International