Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Провославная Пасха” дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Әлеге кичә Пасха бәйрәменә багышлап үткәрелде. Китапханәче укучыларны бәйрәм тарихы, гореф-гадәтләр белән таныштырды. Балалар өчен төрле кызыклы конкурслар һәм уеннар оештырылды. Укучылар бу көнне йомыркалар буяу буенча үз фикерләрен әйтте. Кичә балалар өчен бик файдалы булды.