Тукай яши безнең күңелләрдә

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

 26 -апрель көнне Г. Тукайның 131 ел тулуына багышлап, Чишмәбаш авылы китапханәсе һәм клубы белән берлектә  башлангыч сыйныф укучылары белән “Тукай яши безнең күңелләрдә” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Г. Тукайның шигырьләреннән төзелгән монтаж куелды, җырлары, шигырьләре башкарылды, китапларына күзәтү ясалды,презентация карадык,  әдипнең шигырь һәм әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар бирелде, әкият рәсемнәре кисемтәләрен төзү һәм башка төрле кызыклы уеннар уйналды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International