Әсән-Елга авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 26- апрель көнне балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай туган көн һәм Татарстан Республикасында туган тел көне уңаеннан“Тукай әкиятләренә сәяхәт” дигән балалар иртәсе үткәрелде. Максат: Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштыру, туган телебезгә кызыксыну уяту.
Балаларны шагыйрьнең китаплары белән таныштырдым, аның “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштердек. Балалар шулай ук шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация һәм аның әкият-шигырьләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр. Тукай әсәрләре буенча ясаган рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар.