21 апрель Манзарас авылы китапханәсе 2017 ел –Экология елы уңаеннан китапханә төнендә “Табигать һәм без” дигән темага тамчы шоу интеллектуаль уен үткәрде. Уенда ике команда “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр “ командасы көч сынашты. Алар экологиягә, табигатькә кагылышлы сорауларга җивап бирделәр. “Яратырга, кадерен белергә һәм сакларга” дигән күргәзмәгә обзор ясады. Кичә бик күңелле, балалар бик тырышып, уйлап сорауларга җавап бирделәр. Кичә ахырында баллар тигезләште һәм дуслык җиңеп чыкты. ,