"Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы"

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

   23 май көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының кул эшләре – милли калфак, изү һәм чигүле кулъяулыкларыннан күргәзмә оештырылды.

   Калфак - татар хатын-кызларын гүзәллек алиһәсе дәрәҗәсенә күтәрүче гамәли сәнгатебезнең үзенчәлекле сәнгать әсәре. 18-20 гасырлар белән чагыштырганда, калфакларның формалары, бизәлеше үзгәреп тора. Элек ак трикотаж калфаклар популяр булганнар. Ә бүгенге көннәрдә исә калфаклар нәфис җепләр, энҗе-мәрҗәннәр белән беррәттән, ак, сирәк очракта төсле сәйлән кулланып чигелә. Калфак белән бергә татар хатын-кызлары чигүле изүләр дә кигәннәр. Бүгенге күргәзмәдә шулай ук чигүле кулъяулыклар да үз урыннарын алдылар.

  Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли хәзинәләребез  -  татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International