Табигать кочагына экскурсия

2017 елның 25 августы, җомга

24 август көнне Ятмас-Дусай авылы китапханәчесе кече- урта яшьтәге балалар белән “Күз чишмәсенә экскурсия оештырды. Бару юлында алар чишмә суының файдасы, чишмәнең килеп чыгу тарихы белән кызыксындылар. Экология елына багышланган бу акциядә китапханәче Венера Галиуллина алып килгән китапларга  күзәтү ясады.Соңыннан чишмә суыннан шифалы чәй кайнаттылар. Балалар бу сәяхәттән яңа тәэсирләр алдылар, уйнап рәхәтләнеп ял иттеләр, табигатьтә үзләрен ничек тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International