Театр елы уңаеннан кече яшьтәге балаларга театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Зур Сәрдек авылы китапханәчесе кечкенәләр төркемендәге балалар белән өстәл курчак театры форматында “Калач” әкиятен күрсәттеләр. Аннары нәниләр белән курчаклар ярдәмендә сюжетлы–рольле уеннар оештырылды. Чара барышында балалар әкияттәге геройларның хис–тойгыларын, халәт–кичерешләрен дөрес тасвирлый белделәр.
Түләүсез медицина ярдәме күрсәтү гарантияләре турында гражданнар өчен белешмәлекне сылтама буенча табарга була ссылке
Карбыз – тәмле генә түгел, файдалы да. Анда бик күп сыеклык, полисахаридлар һәм тимер, калий, органик кислоталар кебек башка файдалы матдәләр бар. Әмма арбуз белән агулану очраклары елдан-ел арта бара. Бу базарда сыйфатсыз продукция барлыкка килү белән бәйле.
Бәйрәм программасы
2019 елның 18 июлендә 13.00 сәгатьтә Күкшел авылы китапханәсендә, шушы авылда яшәп иҗат итүче Миләүшә Ахмадуллинаның “Язмыш ачы - яшәү бәхет” дип исемләнгән тәүге китабын тәкьдим итү кичәсе үткәрелә. Кичәдә шагыйрә үзе, аның иҗатташ дусларының чыгышы яңгыраячак. Барлык әдәбият сөюче дусларны, райондашларны, авылдашларны әлеге кичәдә көтеп калабыз!
11 июль көнне Комсомол мщйданында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җәйге уку залы эшләде. Китапханә хезмәткәрләре яңа китап-журналлар күргәзмәсе оештырды. Биредә ял итүчеләр әдәби китаплар һәм матбугат белән танышты.
Районыбызның “Мәгариф”, “Демография”, “Имин һәм сыйфатлы юллар”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәдәният” кебек илкүләм проектларда катнашуын хәбәр иткән идек инде. “Демография” проекты “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү”, “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру”, “Халык сәламәтлеген ныгыту”, “Өлкән буын”, “Спорт – тормыш нормасы” кебек федераль проектларны үз эченә ала.
Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев С. Д. БДИ 2019 100 балльникын хөрмәтләү
100 БДИ 2018 балльниклары:
Галиева Илүзә, «исемендәге күппрофильле лицей " МБМУ рус теле. А. М. Булатова Кукмара шәһәре»(укытучысы Шиһапова Н. Г.),
Хәбибрахманов Азат, "исемендәге күппрофильле лицей" МБМУ рус теле. А. М. Булатова Кукмара шәһәре»(укытучысы Сергеева Т. Л.),
Димитриев Роберт,физика исемендәге күппрофильле лицей. А. М. Булатова Кукмара шәһәре»(укытучысы Манапова А. Г.)
Иске Юмья авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балалар өчен «Талантлар көне», Дан минуты» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Һәр бала үзенең дан минутын төрле номинацияләрдә алды. «Нәфис уку» номинациясендә 5 яшьлек Егорова Кристина" Букварь белән дус булачакмын шигырен һәм Строкина Александра С. Есенинның» «Береза» шигырен укыды. Үз балаларына көч биреп торырга әниләр, әбиләр, апалар, абыйлары килгән иде.
Туенбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар белән "Туган якның урман сукмагы буйлап» дип исемләнгән табигатькә сәяхәт оештырды. Балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, үсемлекләрне һәм хайваннарны белүдә көч сынашып, тузганак, зверобой кебек дару үләннәренең үзенчәлекләре белән таныштылар.