2019 елның 12 апрелендә хезмәт мәсьәләләре буенча халык өчен телефон «кайнар линия» эшләячәк, аның кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе хезмәткәрләре гражданнарга хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр.
2015 елдан Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме тарафыннан «Казан марафоны» җиңел атлетика ярышлары үткәрелә.
2019 елның 2 апрелендә Вафина Йолдыз, Кукмара район хастаханәсе һәм ДО “Волонтер – Кукмор” белән берлектә «Без-сәламәт яшәү рәвеше өчен!» дигән акция үткәрделәр. Акциянең максаты - Кукмара шәһәре халкы арасында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерү һәм популярлаштыру.
2019 елның 3 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Куңелле эстафета” уздырылды.
4 апрель көнне Кукмара Үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы яшүсмерләр өчен «Безнең канатлы күршеләребез» дигән электрон презентация белән экологик уен үткәрде. Чара Халыкара кошлар көненә багышланган иде.
5 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан 3 апрель көнне Манзарас авылы фельдшере Халимова Эльмира Гәбдрәшит кызы белән ”Сәламәтлек –безнең байлык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар чисталык, файдалы һәм зарарлы продуктлар турында белделәр. Балалар һәм әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
2 апрель көнне Иске Юмья авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Көлке көненә багышланган «Күңел ачу көлү» дип исемләнгән көлке-тайм үткәрелде. Килүчеләр өчен күңелле күргәзмә-юморина тәкъдим ителде. Чарада катнашучыларның һәркайсына күргәзмәдән теләсә нинди китап сайларга, анда биремне табарга һәм аны үтәргә тәкъдим ителде. Соңыннан барысы да «Пантомимы», «Иң яхшы шарж», «Табышмаклар», «Перевертыши» конкурсларында бик теләп катнаштылар.
Ел саен 2 апрель көнне, Г.Х. Андерсенның туган көнендә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.Шушы уңайдан Иске-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Туган көн белән, әкиятләр короле” дип исемләнгән” әдәби уен үткәрде. Балалар Андерсен могҗизасы илендә рәхәтләнеп кунакта булдылар.
Урәсбаш авылы китапханәчесендә “Туганайлар” газетасы редакторы Ю. Губина, фотокорреспондент М. Новикова кунакта булды. Алар ел дәвамында китапханәдә эшләп килүче “Умелые руки” круҗогына йөрүче балаларның күргәзмәсе белән таныштылар.