Чарлы авылы китапханәсендә өлкән буын өчен "Ты журнал полистай - миллион чудес узнай" дип исемләнгән библиографик сәгать үткәрелде. Әлеге чара өлкән буын кешеләрен “Ватаным Татарстан”, ”Трудовая слава”, ”Идель”, ”Татарстан”, Казань, журналлары белән таныштыру дустанә әңгәмәгә әверелде.
8 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Багавиева Ч.Айтматов исемендәге гимназиянең 3б сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган “Бездә кунакта Сәламәтлек” дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Балалар кеше организмының үзенчәлекләре турында презентация карады, сәламәт булып үсәр өчен үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында киңәшләр тыңлады. Укучылар табышмакларга җавап тапты, викторина сорауларына җавап бирде, сәламәт яшәү темасына карата мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерде. Сәламәтлек турында язылган китапларга күзәтү ясалды.
Балыклы авылы китапханәсендә балалар китабы көне уңаеннан китап сөюче дусларыбызга ачык ишекләр көне үткәрелде, яңа китапларга обзор-күргәзмә оештырылды.
6 апрель көнне Зур Сәрдек авылы мәдәният йортында "Чәчкә" хореография ансамбле һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашында "Кояшлы сәхнә" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. 110 катнашучыны үз эченә алган әлеге тамашаны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды.
Ветераннар-яшьләр өмәсе акциясе
6 апрель көнне Кнәбаш авылында "Язны күңелле үткәрик" дип исемләнгән бәйрәме булып узды.
5 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы Кукмара муниципаль районының "Пычак урта мәктәбе"нең өлкән сыйныф укучылары өчен «Ярмарка рабочих профессий» исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада электрон презентация күрсәтелде һәм «Секреты выбора профессии» исемле буклетлар өләшенде.
2019 елның 3 апрелендә Кукмара районының Чарли авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Б. И. Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты И. И. Бәдретдинов катнашында алкогольле продукцияне сату һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләр буенча гражданнарны күчмә кабул итү булды. Шулай ук Чарли авылы территориясендә эшчәнлек алып баручы сәүдә объектлары сатучылары өчен семинар үткәрелде.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе "Шатлык" балалар бакчасында "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапханәне"дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Чараның максаты яшь китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү.
Конкурсны оештыручылар - «Казан ярминкәсе " ААҖ, Россия һәм Татарстан Республикасы Дизайнерлар берлеге, Казан милли тикшеренү технология университеты (мода һәм дизайн җиңел сәнәгать технологияләре Институты, «Дизайн» кафедрасы), «Стиль» россия-италия югары дизайн мәктәбе, «Арт Дизайн» ҖЧҖ, «ОгузПрестиж-Казан»ТК.