ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Балыклы авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен сафеткалардан ясалган апликацияләргә мастер - класс үткәрде. Балалар оригами  дөньясында үзләрен күрсәттеләр.

10.02.19 елда Казан шәһәрендә В. И. Ленин исемендәге мәдәният йорты базасында XXVlll А.В. Котков исемендәге рус хор музыкасы республика фестивале узды.

 

Татарстан Респуликасы Гербы кабул ителү көне уңаннан, Балыклы авылы китаханәчесе Каюмова С.Ш. “Герб тарихы” дип исемләгән информация сәгате үткәрде..Балалар шулай ук, Республикабызның башка символлары, алардагы төсләрнең нәрсәне аңлатуы турында тагын бер исләренә төшерделәр. Бигерәк тә балалар, Гербтагы канатлы барс турындагы легенданы зур кызыксыну белән тыңладылар.

Район башлыгы Сергей Димитриев барысын да сәламләде һәм үзе дә анда катнашты. 

Балыклы авылы китапханәчесе  кече яшьтәге мәктәп укучылары белән шахмат-шашка ярышлары уздырды. Әлеге ярышларда катнашып,укучылар  үзләренең интеллектуаль  осталыкларын сынадылар. Ярышлар бик кызыклы барды.

Балыклы авылы китапхәнәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән саф һавада «Зимние забавы!» дип исемләнгән чаңгы - чана шуу бәйрәме оештырды.Тышта салкын булуга карамастан, балаларга әлеге чарада катнашу бик күңелле һәм кызыклы булды.

9 февраль Зур Сәрдек мәдәният йортында Афганчы-сугышчыларга багышланган зур чара узды.

9 февральдә "Олимп" Боз сараенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган хоккей турнирын ачу тантанасы булды.

9 февральдә "Ялкын" спорт комплексында район башлыгы Кубогына милли көрәш буенча ярышларны ачу тантанасы булды.

9 февраль көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә традицион музыка уен коралларында башкаручыларның "Күп авазлы Татарстан" Республика фестиваль-конкурсының зона этабы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International