9 декабрьдә Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп үтелә, ә бу – Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шул уңайдан, Зур Сәрдек мәдәният йортындагы “Туган як” музеенда безнең китапханәчебез ачык ишекләр көне үткәрде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты - үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү, Россия геройларын хөрмәтләп искә алу, тарихи даталарга игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Музейга килүчеләргә шушы көннәрдә илебез күләмендә билгеләп үтелгән Сугышчан дан көне, аның тарихы турында да мәгълүмат бирелде. Музейга килгән өлкән буын вәкилләре Сөләйманова Рүзилә апа, Гайфетдинова Рашидә апа, Шакирова Минебану апа, Сөләйманов Вәкил абый мәктәп укучыларына авылыбыз тарихына кагылышлы истәлекләр сөйләделәр. Исеме авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар шәхес - Соцалистик Хезмәт Герое, полк улы, Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Шакиров турындагы истәлекләрне дә балалар бик кызыксынып тыңладылар. “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк”, - дип әйтүчеләр хаклы шул. Бу көнне музейда булган мәктәп укучылары өчен әлеге чара чын тәрбия дәресе булды. Бу балалар туган Ватанына хезмәт итүче, буыннар арасындагы бәйләнешне саклаучы, үткәндәге батырлыкларны киләчәк белән ялгаучы һәм традицияләргә тугры калучылар булып үсәрләр, дип ышанасы килә.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе "15 декабрь – халыкара чәй көне” уңаеннан “Эчсәң чәй,җанда җәй "” – дип исемләнгән чәй кичәсе уздырды. Әлеге чарада чәйгә мәдхия: чәй тарихы, чәй пешерү тәртибе,чәйне ничек дөрес сакларга һәм үлән чәйләренең шифасы турында кызыклы әңгәмә корылды. Китапханәче Юныс Әхмәтҗановның”Татар халык ашлары “ китабына күзәтү ясады, чәй өстәленә куелучы ризыклар белән таныштырды.
“Көчле рухлы Рәдүлә!”. Шундый исем астында, 17 декабрь көнне Купка авылы мәдәният йортында, шул авылда яшәп искиткеч матурлык тудыручы Ситдикова Рәдүләнең иҗат кичәсе булды. Фойэда Рәдүләнең күңел җылысын кушып ясаган катиналарыннан, сәхнәдә чиккән әйберләреннән күргәзмә оештырылган иде.
15 декабрь көнне Нырты авылының мәдәният йортында булып узган Мәүлид бәйрәмендә безнең китапханәчебез дә катнашты. Кичәгә мәчеткә йөрүче хатын-кызлар җыелган иде. Мәжлестә бүгенге көндә лаеклы ялда булып, хәзерге көндә Кукмара мәдрәсәсендә белем алучы Галиакберова Миннебикэ Мөхәммәд пәйгамбәр турында бик үтемле вәгазь сөйләде. Аннан Пәйгамбәребезгә багышлап салаватлар әйтелде. Һәркем Коръәннән кечкенә сүрәләр укыды. Мәҗлес сый-нигъмәтләрдән торган табын артында чәй эчү белән тәмамланды.
Пычак авылы китапханәчесе авыл мәчетендә булып узган Мәүлид кичәсен үткәрүдә катнашты. Кичәгә тирә-як мәхәлләләрдән кунаклар килгән иде. Әлеге кичәдә Пәйгамбәребез тарихы турында тулы мәгълүматлар сөйләнде, мөнәҗәтләр укылды. Авыл халкы сый-нигъмәтләрдән авыз итте.Күңелләребезне иман нуры тагын да ныграк яктыртсын, җылытсын, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын.
Тат-Тулба авылы китапханәчесе 2-4 класс укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Әлеге чара укучыларда мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, кешеләргә карата игътибарлылык, һәм ярдәмчеллек күнекмәләре тәрбияләү максатыннан үтте.
11 декабрь көнне Ятмас Дусай авылының “Зәйтүнә “ мәчетендә изге Мәүлид бәйрәме узды. Әлбәттә бу чарада безнең китапханәчебез дә читтә калмады. Залдагы олысы-кечесе риваятьләр, мөнәҗәтләр тыңладылар. Соңыннан имам халыкны кызыксындырган сорауларга үзенең җавабын ишеттерде.
Инвалидлар ункөнлеге тәмамланып килә. Шул уңайдан Березняк авылы китапханәсендә 6-7 нче декабрь көннәрендә башлангыч һәм 6 нчы сыйныф укучылары игътибарына инвалид авыл кызына багышланган“ Айсылу” фильмы күрсәтелеп узды.
Өлге авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Кыш бабай мастерскоенда” дип исемләнгән Яңа ел алды кичәсе үткәрде. Биредә балалар Кыш бабайдан килгән хатны укып, ул җибәргән биремнәрне үтәделәр. Кыш бабайның ярдәмчесе Шут аларга чыршыга элү өчен уенчыклар ясарга өйрәтте, кар бөртекләре ясау серләре белән таныштырды, төрле уеннар уйнатты. Узып баручы елның символы булган Әтәч тә читтә калмады. Ул да балаларга кызыклы табышмаклар алып килгән иде. Килгән балалар рәхәтләнеп ял итеп, яңа уенчыклар ясарга өйрәнеп, күтәренке күңел белән таралыштылар.