ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

   Пычак авылы җирлегендә Австралиядән кайткан якташыбыз София Вәлиеффны каршы алу кичәсе оештырылды. Хөрмәтле кунакны Арпаяз башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары каршы алды.Укучылар язучы һәм рәссам София апаның катлаулы тормыш юлы белән таныштырып, шигырьләрен укыдылар.

Ә китапханәчебез исә, аның гаиләсенә багышлап “Ерактагы якын кардәшләр дип исемләнгән презентация күрсәтеп китапларына күзәтү ясады. Кичә ахырында “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина чит җирләрдә яшәп тә, татар телен саклап кала алган бу гаиләгә соклану хисен белдерде. Кичәдә барлыгы 22 кеше катнашты.


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

Күкшел авылы китапханәчесе 3-4 сыйныф укучылары өчен  татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү максатыннан,  “Сөмбелә” бәйрәме уздырды. Кичә барышында балалар бәйрәменең тарихы белән танышып, яшелчә, җиләк- җимешләр турында шигырьләр сөйләп, табышмакларга җаваплар тапты.

Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Көзге уңыштан әзерләнгән тәмле сыйлардан авыз иттеп ,кабат очрашу теләге белән сүз куешып саубуллаштылар.

22 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, сентябрь экстремизмга каршы көрәш ае булу уңаеннан, төрле яшьтәге балалар өчен “Дети против экстремизма” дип исемләнгән фильм күрсәтелде.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. 

Ятмас Дусай авылы китапханәсе балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Сөмбелә – уңыш бәйрәме” исемле китапханә сәгате үткәрде. Әлеге бәйрәмгә балалар алдан ук әзерлек алып бардылар: төрле агач яфраклары җыйдылар һәм алардан төрле кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Бәйрәм уеннар, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кукмарабызда сөенечле зур вакыйга булды: яңа төзеләчәк ЗАГС бинасының беренче нигез ташы салынды.

Балыклы авылы китапханэсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Карбыз бәйрәме үткәрде. Балалар карбыз кавынның туган иле, аның нинди төрлэре булуы хакында белделәр. Карбыздан төрле рәсемнәр ясадылар, иң күп карбыз төшен санадылар, табышмаклар әйттештелэр. Карбыз һәм кавын белэн сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле булды.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

       Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина киң катлам китап укучылар өчен якташыбыз Рифә Рахманга 55 яшь тулу уңаеннан “Якташ язучыбыз –Рифә Рахман” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары белән якыннан танышты. 

Чуллы авылы китапханәчесе  башлангыч сыйныф укучылары өчен  “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны терроризмга багышланган күргәзмә белән таныштырды, куркыныч янаган очракта үз-үзеңне саклау кагыйдәләре белән таныштырды. 

Түбән Арбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Сак булыгыз, юлларда” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.  Электрон презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны юл йөрү билгеләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштырды. Укучылар светофорның өч төсе ни аңлатканы һәм юл темасына кагылышлы сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International