“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни – белем бирү проекты кысаларында, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр өләшенде.
Шул уңайдан район балалар һәм 47 авыл китапханәсе китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә китапханәчеләр укучыларны республикабызның истәлекле урыннары белән якыннан таныштырды. Укучыларга көндәлекне дөрес итеп тутыру һәм саклау тәртибе, аны һәрдаим куллану, көндәлек битендә бирелгән биремнәрне эшләп бару хакында тулы мәгълүмат бирелде. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда гына түгел, китапханәчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.
17 август көнне Мәмәшир мәдәният йортында “Җәүһәр” ветераннар клубының чираттагы утырышы булды. Әлеге чара дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, киләсе айга планнар төзелде, фикерләр алышынды. Очрашу матур җырлар, кызыклы уеннар белән тәмамланды.
16 сентябрь көнне Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге культура һәм ял паркында Березняк авылы үзешчән артистлары чыгыш ясады. Концерт программасы җырлар, дәртле биюләр, матур эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.
16 сентябрь көнне Өлге авылында кичке уен узды. Концерт номерларыннан тыш, "Тамчы" бию коллективы татар халкынын жырлы- биюле уеннарын тәкъдим итте. Халыкны да шул уеннарга җәлеп итеп, бәйрәм дискотека белэн дәвам итте. Килгән халыкка пич коймагы, кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде.
“Экстремизмга – юк” дип исемләнгән республика айлыгы кысаларында Купка һәм Вахит авылы китапханәчеләре “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды, терроризмга каршы рәсем ясалды. Алар балаларның сорауларына җавап бирде һәм балаларга бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген аңлатты.
Казанның Милли музеенда Австралиядән кайткан якташыбыз София Вәлиеффның рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның дуслары, Апастан һәм Кукмарадан якташлары һәм София Вәлиеффның иҗаты белән кызыксынган тамашачы җыйналган иде. София Вәлиефф иҗатына ТР Мәдәният министрлыгыннан Эльвира Камалова, язучы һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев, Татар конгрессыннан Данис Шакиров, якташыбыз - филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевлар үзләренең фикерләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Күргәзмә бик уңышлы узды. Анда Вәлиеффлар гаиләсенең буыннардан-буыннарга күчеп сакланып калган шәхси әйберләр тупланмасы да урнаштырылган иде.
Ядегәр авылы китапханәчесе балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Тәмле сүз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга кызыклы шигырьләр укыды, уеннар уйнатты, матур сүзләрне гел кулланырга кирәклеген исләренә төшерде.
Югары Арбаш мәдәният йортында 8-9 сыйныф укучылары белән "Без спиртлы эчемлекләргә каршы" дип аталган тематик әңгәмә үткәрелде.
Янил авылы китапханәчесе тарафыннан киң катлам китап укучылар өчен “Айсылу” һәм “Путь в никуда” фильмнарын карау оештырылды.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Эчкечелек- гасыр чире” дигән чара үткәрелде. Чара барышында эчкечелекнең сәламәтлеккә, кешелек тормышына, җәмгыятькә бик күп зыян китерүе турында сөйләшенде. Эчкечелекнең зыяны турында язылган китапларга күзәтү ясалды, презентация каралды.