19 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова Кырымның Русия белән берләшү көненә багышланган «Кырым язы – өмет язы» дигән танып - белү сәгате үткәрде. Балалар «Кырым» исеменең килеп чыгышы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, Кырым башкаласы – Симферополь турында кызыклы мәгълүмат алды, аның бай табигате һәм күренекле урыннары, Кара диңгез флоты турында белде, «Карлыгач оясы» дигән мульфильм карады. Язгы игелек атнасы кысаларында балаларга экологик тәрбия бирү максатында «Табигатькә мәрхәмәтле булыйк» акциясе үткәрелде. Алар чәчәкләргә дөрес итеп су сибәргә өйрәнде. Бу аларга үсемлекләрне карауның һәм әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның кирәклеген яхшырак аңларга ярдәм итте. Чара азагында балаларга Россия мәдәният фонды бүләкләре тапшырылды.
#деньвоссоединенияКрымасРоссией
#добрыйтатарстан
#весенняянеделядобра
18 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәчесе Алевтина Асанова А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8а сыйныф укучылары өчен «Террор – гасыр проблемасы» мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга терроризм барлыкка килү тарихы, соңгы унъеллыкның зур терактлары турында сөйләде, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
18 март көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1и сыйныф укучылары өчен Рәмзия Гарифуллина «Китап гүзәл дөньяга чакыра» дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар китапханәнең төрле зоналары, китап күргәзмәләре, китапханә кагыйдәләре белән танышты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара абонементта тәмамланды, балалар зур кызыксыну белән китаплар сайлады, уку өчен китаплар алды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2025 елның 18 мартында Байлар Сабасында «Төнге ярыш» ярышлары узды, анда Байлар Сабасы, Балтач, Арча, Кукмарадан иң көчле чаңгычылар катнашты.
Татарстан проекты-2024 елгы Актив озын гомерлелекнең иң яхшы тәҗрибәләрен Бөтенроссия сайлап алуда җиңүчеләрнең берсе
Сәламәтлек монда хәзер дә мөһим: 2024 елда 1 миллионнан артык татарстанлы Диспансеризация һәм профилактик караулар узган
Семинар темасы: «Муниципаль энциклопедия: төп этаплар, мәкаләләр язу методикасы һәм иллюстрацияләр җыю».
Оештыручы: М. Хасанов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм регионы белеме институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе.
Семинарда чыгыш ясаячаклар:
Галимова Эльмира Мунировна, сәнгать гыйлемнәре кандидаты, М. Хасанов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм регионы белеме институтының директоры.
Айнутдинова Лариса Махмутовна, тарих фәннәре кандидаты, М. Хасанов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм регионы белеме институтының урынбасар директоры.
Давлетшина Лилия Шамилевна, электрон-цифрлы ресурслар бүлегенең югары фәнни хезмәткәре, М. Хасанов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм регионы белеме институты, «Татарика» онлайн-энциклопедиясенең баш мөхәррире.
Утырышның узу вакыты:
2025 елның 21 марты, 10:00.
Утырыш урыны:
Кукмара үзәк район китапханәсе.
Безнең туган як тарихын өйрәнү белән кызыксынган барлык кешеләрне чакырабыз! Семинар муниципаль энциклопедия төзүнең төп этаплары турында белергә, шулай ук мәкаләләр язу һәм иллюстрацияләр җыю методикалары белән танышырга уникаль мөмкинлек тәкъдим итә. Бу музей хезмәткәрләре һәм краеведение белән кызыксынучылар өчен тәҗрибә уртаклашу һәм белемнәрен арттыру өчен искиткеч мөмкинлек.
Сезне әлеге чарада көтеп калабыз!
18 март көнне, үзәк китапханә хезмәткәре Саттарова Л.Р., Пушкин картасы проекты кысаларында, Манзарас авылының С.А. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 9 сыйныф укучылары өчен «Күктә төнге албастылар» дигән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче укучыларны Ш.Рәкыйповның “Кызлар-йолдызлар” әсәрендә сурәтләнгән хатын-кызлардан гына торган очучылар полкның сугыштагы батырлыгы турында сөйләде. Әлеге китап буенча эшләнгән буктрейлер һәм презентация күрсәтелде.