Үткән атнада Мәскәүдә традицион марафон үтте. Анда барлыгы 30 меңнән артык кеше, шул исәптән 70 илнең җиңел атлетика буенча йөгерешчеләре катнашты. Марафончылар 42 чакрым 195 метр дистанцияне узарга тиешләр. Әлбәттә, бик күпләр өчен бу бик озын юл, финишка иң көчлеләр, үҗәтләр генә килеп җитә ала.