Кукмарада "Агач утырту" акциясе башланды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр узачак "Агач утырту көне" республика акциясе кысаларында поселокта агач үсентеләре утыртылды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин һәм башкалар катнашты. Акция барышында поселокта 150 төп юкә үсентесе утыртылачак.

Лилия Нургалиева хәбәре һәм фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International