2025 елның 4 мартында Кукмара муниципаль районының «Зур Кукмара урта мәктәбе» МБМУ базасында «һәр почмакка Чиста булачак» проектының икенче сезонын гамәлгә ашыру кысаларында беренче экологик агарту форумы узды. Форумда районның 33 мәгариф оешмасыннан 85 экоактивист катнашты. Чараны 2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларыннан файдаланып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы оештыра.
Халыкка белешмәлек
шартлаткыч җайланма булырга мөмкин шикле предмет табылганда.
БПЛА һөҗүме очрагында үзеңне ничек тотарга
2025 елның 2 мартында Ошторма –Юмья авылында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаңгы ярышлары узды.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатларында 2025 елның 13 мартында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе республика территориясендәге идарәдә һәм Идарәнең 12 территориаль бүлегендә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Эшмәкәрләрне «ачык ишекләр» бердәм көнендә алдан язылу буенча Татарстан Республикасы Кукмара районы халкы өчен 884(364) 2-72-05 телефоны буенча кабул итәчәкләр.
Роспотребнадзор иммунитетны саклау кагыйдәләрен хәтерләтә
2025 елның 25-27 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә узган "Татарстан өметләре" ТР беренчелегендә район данын яклаган яшь чаңгычыларны һәм чаңгычыларны котлыйбыз. Ике көнлек ярышлар нәтиҗәләре буенча безнең команда пьедесталда өченче баскычны яулады.
1 март Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне булып билгеләп үтелә. Шушы көн кысаларында Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Загидуллина Г.Ф. «Милосердие» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Наркотики–жизнь без будущего» дигән компьютер презентациясе белән мәгълүмат сәгате үткәрде.
1 мартта Комсомол мәйданында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Пахомова В.Г. һәм Г. Ф. Заһидуллина «Май чабу» бәйрәмәнә багышланган күргәзмә-фотозона оештырдылар. Теләге булган һәркем бу бәйрәмнәрнең тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыручы күргәзмә фонында фотога төшә алды.
Ватанны саклаучылар елы кысаларында С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә күп профильле лицейның 3Б сыйныфы укучылары өчен Гарифуллина Рәмзия «Сугыш урлаган балалык» дигән батырлык дәресе үткәрде. Балалар герой-пионерлар Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова, Лара Михеенко һәм Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргән башка пионерларның батырлыклары белән танышты. Өлкәннәр белән беррәттән алар разведкага йөри, мөһим мәгълүматлар алып кайта, дошман поездлары, машиналар, күперләр, складлар шартлата. Аларның һәр батырлыгын Ватан орденнар һәм медальләр белән бәяләде. Чарада балалар сәнгать мәктәбенең «Юные сорванцы театры» һәм «Фантазеры» театр студиясе укучылары (укытучылары Хәбибуллина Д.Р., Бурцева С.В.) «Ленинград камалышы балалары» дигән күренешне сәхнәләштерделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
#80летПобеды
#ГодзащитникаОтечества