Пычак авыл клубында балаларның ялын файдалы үткәрү максатыннан "Без сәламәт яшибез" дигән КВН үткәрелде.Соңыннан клуб бакчасында туп белән уеннар дәвам ителде.14 бала катнашты,3-14 яшь
12 август Ятмас Дусай мәдәният йортында “Челтерәп ага чишмәләр”темасы астында -Күз чишмәсенә сәяхәт ителде.Чишмәнең тарихы өйрәнелде.
12 август көнне, Байлянгар мэдэният йортында, “Алтын бөртекләре аяк астында” дигән тематик кичә үтте. Укучыларны дару үләннәрен таный һәм куллана белергә өйрәтү; аларның файдасы турында белемнәрен тирәнәйтү; укучыларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән үтте. Җиһазлау: дару үләннәреннән гербарий, плакат, магнитофон, аудиокассета кулланылды.Соңыннан дару үләннәреннән чәй өстәле әзерләнде.
11 август көнне райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген тикшерү максатында оешкан махсус комиссияләр үз эшләрен башлап җибәрделәр.
Мәмәшир авылы мәдәният йортында Мәмәшир һәм Күкшел авылы өлкәннәре белән очрашу булды. Кичәгә ике авылның мәдәният өлкәсендә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылары чакырылган иде. "Күңелемнең мөлдерәмә чагы" диеп исемләнгән очрашу кичәсендәге кунаклар үзләре язган шигырьләрне, бәетләрне укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, моңлы җырларын, нәфис сүзгә осталыкларын, биюдә җитезлекләрен күрсәттеләр.
11 августта Иске Йорт авылы китапханәчесе Әлфия Самигуллина төрле яшьтәге китап укучылар өчен “Татарстан туган илем” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрде.
10 август көнне Важашур авылы китапханәчесе Рәхимә Вәлиева яшүсмерләр өчен “Экстремизмга юл юк!” дигән лозунг астында әнгәмә үткәрде.
10 август көнне Татар Толлысы авылы китапханәчесе Гөлнара Хәсанова 2-7 сыйныф укучылары өчен “Күңелле старт” оештырды.
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хазиева мәдәният йорты каршында "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына балалар белән велосипед һәм ролик ярышы үткәрде.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова “Республика лентасы көне ” уңаеннан 4- 13 яшьлек балалар белән әңгәмә үткәрде.