Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында “Без барыбыз – бер гаилә” девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты.
Кичә Җиңү Паркы каршындагы мйәданда узган “Кичке уен”ны Түбән Өскебаш һәм Кәркәүч авыл җирлекләре оештырды. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Дискотека да шәп булды!
Бөтендөнья шахмат көненә багышлап, шахмат клубында “Без барыбыз – бер гаилә” девизы астында шахмат турниры үтте. Турнирда кукмаралылардан тыш, Балтач, Саба, Нократ Аланы шахматчылары да көч сынашты.
Камышлы урманы буенда сыенып утырган “Нараткай” балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре – Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар.
Балаларның җәйге ялы төгәлләнергә дә нибары бер ай вакыт калып бара. Каникулны файдалы һәм кызыклы итеп уздыру өчен клубларда күптөрле чаралар уза. Өлге авылы клубы хезмәткәрләре дә балалар арасында шашка ярышы үткәрделәр. Әлеге уен малай-кызларга бик ошады.
Бүген күппрофильле лицей базасында участок сайлау комиссиясе членнары өчен семинар булды. Биредә Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.С. Гобайдуллин, аның урынбасары В.Н. Каменькова, оештыру-методик бүлек җитәкчесе Ф.Н. Тазиевалар катнашты һәм чыгыш ясады.
Бүген Кукмарага эш визиты белән республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул районда урып-җыю эшләренең барышы, “Урал” хуҗалыгында яңа төзелгән мегаферма белән танышты, Вахитов исемендәге хуҗалыкның Вахит комплексында хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Министр кукмаралыларның терлекчелек тармагындагы эшләренә югары бәя бирде.
Лельвиж авылы китапханәчесе Егорова Людмила православия дине изгеләре көне уңаеннан киң катлам укучылар өчен әңгәмә үткәрде. Кичә мәхәббәт, гаилә һәм тугърылык темасын яктыртты.
28 июл көнне Лельвиж авылы китапханәчесе Егорова Людмила киң катлам укучылар өчен изге кнәз Владимир көне уңаеннан «Крещение Руси!» дип аталган әңгәмә үткәрде.