“Нараткай”да ял итүчеләр полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашты

2016 елның 29 июле, җомга

Камышлы урманы буенда сыенып утырган “Нараткай” балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагерендә ял итүчеләр белән очрашуга полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килде. Полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре – Гөлназ Гыйльфетдинова, Рөстәм Нуриевлар, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар бик эчтәлекле һәм кызыклы чыгышлар ясадылар. Инспекторлар балаларга караклык, тәртип бозу, кечкенәләрне һәм өлкән әби-бабайларны кыерсыту, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең ахыры аяныч тәмамлануын төшендерделеләр. Шулай ук малай-кызларга автомат сүтеп-җыю тәртибе дә күрсәтелде. Очрашу соңында һәркем ЮХИДИ машинасы янында фотога төште.

-Хәзерге вакытта лагерьда Манзарас мәктәбеннән 70 укучы ял итә. Тәрбиячеләр, медицина хезмәткәре һәм пешекчеләр дә үзебезнең мәктәпнеке. Сәнгать-эстетик юнәлештәге әлеге профиль төркем үз эчшчәнлеген 31 июльгә кадәр алып барачак. Безгә монда бик ошый, - ди Манзарас мәктәбе директорының урынбасары Светлана Бурцева.

Алсу ИДРИСОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International