ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2016 ел
шимбә

Россия тимер юллары җитәкчелеге 1 июньнән алып 31 беренче августка хәтле 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга плацкарт һәм гомуми вагоннарда билетларга 50 процент ташлама кертергә карар кылды. Моңарчы балалар ташламалы йөрү хокукыннан уку дәверендә – 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә файдалана ала иде. Шул рәвешле, хәзер мәктәп укучылары поездларда ел дәвамында ярты бәягә сәяхәт итә алачак.

 

Актанышта 2000-2002 елгы яшүсмерләр арасында Татарстанның беренче Президенты Кубогына милли көрәш буенча турнир узды. Әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясаган, районда спортны үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткән Булат Кәримуллин, Альмир Зарипов, Илгиз Галимов, Рәис Зарипов, Кәрим Садыйков, Инсаф Садыйков, Айнур Галимҗанов, Наил Шамбазов, Павел Филиповларга район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

 

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм җиңү яулаган иҗади коллектив җитәкчеләре: Венера Гыйләҗева, Лилия Нурмеева, Лилия Хөснетдинова, Регина Вәккасова (Кукмара балалар сәнгать мәктәбе), Алсу Галиуллина (Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты), Миләүшә Закирова, Ләйсән Аюпова (күппрофильле лицей), Роза Сәйфуллина (Кукмара 3нче мәктәбе) район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. 

 

 

 

Җирле үзидарәне үстерүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Нырты авыл җирлегенең баш бухгалтеры Фәридә Заһидуллина Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шушы көннәрдә “РариТЭК” компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

“Ялкау сәбәбен, тырыш әмәлен эзли” дип, юкка гына әйтелмидер халык мәкалендә. Кайберәүләр эшсезлектән зарланганда Сәрдекбаш авылыннан Абдуллиннар гаиләсе кул астындагы гади генә материаллардан теплицалар төзеп, үз эшен булдыра алган.

Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашуга барырга туры килсә, куркып, шикләнеп тә куясың: сәламәтлеге ничек икән, аралаша аламы? Әлеге чор кешеләре инде хәзер олы яшьтә булу белән беррәттән, яшьлектә күргән авыр язмышлары да гомерләр узган саен үзен сиздерми калмый. Зур Сәрдек авылында яшәүче Әхәт абый Вәлиевка күз тимәсен, сөбеханалла, сөйләшүе дә көр, бик ачык, аралашырга да күңелле кеше булып чыкты. “100гә дә җитәм әле мин, Алла боерса”, - дип, күтәренке кәеф белән каршы алды ул безне.

4 майда район күләмендә Кукмара-Сәрдек маршруты буенча велосипедта узышу оештырыла. Старт Җиңү паркы каршындагы мәйданда бирелә. Җыелу вакыты – сәгать 9.30. Узышта теләгән һәр кеше катнаша ала. Белешмәләр өчен телефон 89063209921.

Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган районкүләм шигырьләр конкурсы үткәрелде. Конкурста мәктәп укучылары  үзләренең татар яки рус телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнаштылар.

Шушы көннәрдә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда экскурсиядә булып кайттык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International