ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2016 ел
шимбә

29 авыл җирлеге арасында барган район спартакиадасының финал ярышлары 10 апрельдә үтте. Спартакиада спортның сигез төре буенча оештырылды. Нәтиҗәдә беренчелекне Зур Кукмара авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – Зур Сәрдек, өченче урында – Нырья авыл җирлекләре командалары. Сәрдекбаш, Олыяз, Лельвиж авыл җирлекләре дүртенче-алтынчы урыннарда калдылар. Спартакиададан тулырак язма газетабызның киләсе санында биреләчәк.

 


29
апрель, 2016 ел
җомга

29 апрельдә балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы “Росинка” клубына йөрүче укучылар белән экологик дәрес-презентация уздырды. 

        29 апрельдә Кукмара район мәдәният йортында ветераннар һәм пенсионерлар катнашында “Балкыш - Сияние” конкурсы булып үтте. Конкурста барлыгы авыл җирлекләреннән 21 кеше катнашты. Бу конкурста җиңүчеләр зона бәйгесендә катнашачаклар.

24 апрель көнне, Вятка Аланы шәхәрендә Н.В.Худын исемендәге “Вятские выкрутасы” бию фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста район мәдәният йортыннан “Акварель” бию ансамбле катнашты һәм  диплом белән бүләкләнде.

26 апрель көнне Казан шәһәрендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды. Олы бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Бу бәйрәм концертында Татартстан Республикасы сәнгать осталары һәм Кукмара районынан “Выше радуги” хореографик – вокал ансамбле чыгыш ясады.

29 апрельдә Кукмара район мәдәният йортында “Солдатка озату” кичәсе булды. Кичәгә булачак солдатлар чакырылган иде. Бәйрәм тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Х.Галеева, ветераннар  Советы рәисе М.М.Мансуров, район хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Р.Р.Гафиев чыгыш ясады. Район үзешчән артистлары үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Казан федераль университетының IT лицеенда “XXI гасыр Кулибиннары” яшь уйлап табучыларның республикакүләм олимпиадасы үтте. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Поч.Сутер урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Инсаф Нотфуллин (укытучысы Алексей Кузнецов) катнашты һәм зурлар төркемендә призер булды. Аңа медаль, акчалата сертификат тапшырылды.

 

 

 

Казанның IT-паркында “Безнең Татарстан” яшьләр форумының финал туры үтте. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Кукмара сувенирлары” проекты “Архитектура һәм сәнгать” номинациясендә беренче урынны алды. Проект авторы - Ләйлә Низамова.

28 апрельдә балалар китапханәсендә «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дип аталган әдәби кичә булды.

28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

           27 апрель көнне Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда “Музей язы” акциясе  рамкаларында 14 яше тулган  Николаев Радик Игорь улына, Петрова Алена Гек кызына, Гимадиева Ралинә Рифат кызына, Асапов Тимур Вячеслав улына, Павлов Александр Николай улына тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданы паспорты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International