13 февральдә уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен «Муса Җәлил. Батырлык мәңге сакланыр..." дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
14 февраль көнне, Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Лилия Дамировна, С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 «а» сыйныф укучылары өчен, « Әфган сугышы геройларына » исемле электрон презентация белән тематик сәгать әзерләде һәм үткәрде. Лилия Дамировна Әфган сугышы тарихы турында сөйләде, Татарстан Республикасы Кукмара районы сугышчы-интернационалистларына багышланган “Хәтергә лаеклы..." китабы белән таныштырды.
Икътисадның кадрлар бурычларын хәл итү турында
Кукмара командасы янә "КЭС-БАСКЕТ " мәктәп баскетбол лигасы чемпионатында җиңүче булды
Туган якны өйрәнү сәгате: «Ватан сулышын саклап»
13 февральдә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р., С.Ә. Әхтәмов исемендәге Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 «а» сыйныф укучылары өчен, «Ватан сулышын саклап» исемле туган якны өйрәнү сәгате үткәрде. Әлеге чара барышында укучылар язучылар иҗатында туган як темасының яктыртылу үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Язучылар иҗаты, туган як турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Туган як турында шигырьләр, җырлар тыңладылар.
2025 елның 12 февралендә Кукмарадан «Ягуар» һәм Арчаның «Атлант» командалары арасында 2011 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2025 елның 12 февралендә Кукмарадан «Ягуар» һәм Яшел Үзән шәһәренең «Ледокол» командалары арасында 2013 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.
11февральдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4нче урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучылары өчен «Терроризм – җәмгыятькә куркыныч» дигән әңгәмә үткәрде.