ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

16 декабрь көнне “Олимп” Боз сараенда 2003 елгы малайлар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге үтте. “Олимп” (Кукмара) һәм “Стальные совы” (Чермешән) командалары очрашты. Очрашу 5:4 исәбе белән “Стальные совы”  командасы файдасына тәмамланды.

Матур традиция буенча районыбызда ел саен “Каз өмәсе” бәйрәме оештырыла. Быел да “Иң авыр каз”, “Иң чиста каз”, “Иң күп каз үстерүче”, “Каз итеннән милли аш” номинацияләрендә иң актив, иң уңган хуҗабикәләр ачыкланды. Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре тапшырылды. Бәйрәм киче җыр-биюләр белән үрелеп барды.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Яңа ел алдыннан Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары, төрле техникалар кулланып чыршылар ясадылар. Чыршылар төрле материалдан ясалган иде: кәгазь, җеп, мишура ...

Шулай ук, сәнгать мәктәбе стенасы да укучылар куллары белән ясалган эшләнмәләр белән бизәлде.  Л. Низамова һәм Г. Исхакова җитәкчелендә эшләнгән эшләнмәләр искиткеч матур булып чыктылар.

17 декабря совместно с руководством управления сельского хозяйства Кукморского района в Кукморском краеведческом музее прошел семинар для молодых специалистов сельскохозяйственной отрасли.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

-Сергей Димитриевич, ел башында сезнең белән әңгәмә үткәрелеп, быел башкарылачак эшләр барланган иде. Инде аларга йомгак ясар вакыт та җитте...

-Ел җитештерүчән хезмәт белән узды дип әйтергә тулы нигез бар. Узган ел 7 миллиард 600 миллион сумлык тулаем продукция җитештерелгән булса, быел бу күрсәткечне 8 миллиард 500 миллион сумга җиткерү өчен тырышабыз. Илдә бара торган икътисади кризисны исәпкә алсак, үсешкә ирешү уртак хезмәтебезгә уңай бәя булып тора.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Урта Комар мәдәният йортында “Яңгырасын удмурт җырлары” дигән беренче районкүләм удмурт фольклор җыр фестивале булды. Әлеге чарада  Урта Комар авылыннан “Зангари”, Иске Очадан “Италмас”, Югары Шөннән “Тюрагай”, Иске Юмҗядан “Вуюись”, Нырьядан “Сактон”, Поч.Сутердан “Зарни шеп”, Югары Юмьядан “Марзан”, Лельвиждан “Купанча” фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

 15 декабрь көнне Кукмара муниципаль районы террорга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

 

13-декабрьдә Кукмара районының Зур Сәрдек авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүче һөнәр осталарына багышланган "Туган як бизәкләре" дигән бәйрәмне җирлекнең "Ак калфак" оешмасы әзерләп уздырды.Оешмага барлык мәдәният хезмәткәрләре һәм җитәкче хатын-кызлар керә, җитәкчесе - Рәмзия Хөсәенова.Фойеда осталарның кул эшләреннән куелган "Кулларыннан гөлләр тама!" дигән зур күргәзмә эшләде.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

13 декабрь көнне “Зилант” спорт комплексында спорт ветераны Загидуллина Кадрия Шарифулловна истәлегенә 1998 елгы һәм аннан яшьрәк мәктәп укучылары, ир-атлар һәм хатын-кызлар  арасында   өстәл теннисы буенча район Беренчелеге үтте. Барлыгы 80 артык кеше катнашты.

12 -13 декабрь көннәрендә Буа шәһәрендә 2004-2005 елгы малайлар командалары арасында  баскетбол буенча XI Яңа ел турниры булды. “Зилант” командасы әлеге турнирда җиңү яулады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International