ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2015 ел
шимбә
Туембаш җирлегендә тырыш һәм һөнәрле халык яшәвен инде күптәннән беләбез. Җир җимертеп эшлиләр дә, менә дигән итеп тормышларын да алып баралар алар. Әле шушы көннәрдә кабат Туембаш якларында булып, мәчет, балалар бакчасындагы төзелеш эшләре, Чуллы авылында суүткәрүнең барышы белән якыннанрак танышып кайттык.
Республиканың профсоюз комитеты тарафыннан балалар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем һәм плакатлар конкурсы уздырылган иде. Әлеге бәйгедә кукмаралылар да актив катнашты. Урта Комардан Кирил Васильев, Зур Кукмарадан Лилия Хаҗиева, Самат Фәсхетдиновлар җиңүчеләр булдылар. Балаларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Районыбызның күппрофильле лицей укучылары Яр Чаллы шәһәрендә узган “Яр Чаллы дусларын җыя” дигән IX Халыкара фестивальнең гала-концертында катнашып кайттылар. “Киндер сюрприз” вокаль ансамбле (җитәкчесе Миләүшә Закирова, хореограф Ләйсән Әюпова) - беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Лицей укучысы Ильяс Сибгатуллин исә “Вокал-соло” номинациясендә катнашучы дипломы белән бүләкләнде.
“Игътибар – балалар” акциясе кысаларында ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин Пычак урта мәктәбе укучылары янында булып, аларга акция турында сөйләде, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренә тукталды. Шулай ук инспектор яктылыкны кире кайтаручы җайланмалар хакында да аңлатма бирде, укучыларның юлларда игътибарлы һәм сак булуларын сорады.

29
май, 2015 ел
җомга
Өлге авыл китапханәсендә 28 май көнне 1-7 сыйныф укучылары белән “Без наркотикларга каршы” дигән рәсем конкурсы үткәрелде. 
28 май көнне “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында Өлге авылы китапханәсендә “Без каршы” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Әлеге чарада кече сыйныф укучылары катнашты.


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
27 май көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән кидәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенә багышланган сораулар, җәйге чорга план каралды.
27 май көнне район мәдәният йортында “Җырлы – биюле яз” дип исемләнгән отчет концерты булды. Программада “Акварель” һәм “Асылъяр” хореографик ансамбльләренең җырга – биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук “Калинка” җыр ансамбль , “ЕВВА” квартеты һәм төрле буын аерым җырчылыр катнашты. Концерт тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде.

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
Туембаш җирлегендә күп төрле төзелеш эшләре алып барыла. Чуллы авылында “Чиста су” программасы буенча су кертелде, юл ремонтланды. Туембаш авылында республика программасы буенча 60 урынга балалар бакчасы төзелә. Шулай ук, үзара салым акчасына 1100 м озынлыгында юл ремонты эшләре башкарылды. Спонсорлар ярдәме белән яңа мәчет төзелеше ахырына якынлаша.
23 май көнне Лаеш районының Никольское авылында узган “Каравон – 2015” XXIII Бөтенрусия рус фольклоры фестивалендә Кукмара районыннан “Калинка” ансамбле катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International