Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
30
май, 2015 ел
шимбә
Кукмарадагы ял һәм мәдәният паркында 9 миллион 12 мең сумлык эш башкарылырга тиеш
Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында яшел ял итү зоналарын төзекләндерү буенча күләме һәм әһәмияте зур булган программа тормышка ашырылачак.
Республика Президенты фикер йөртүенчә, паркларны һәм скверларны төзекләндерү халыкта яңача ял итү мәдәниятен формалаштыра. Һәр кешенең үз күңеленә хуш килердәй шөгыль табарлык шартлар тудырылырга тиеш. Шәһәр тормышының уңайлы атрибутлары белән табигатьтә ял итү бергә кушылып, яшел зоналар җәмгыять тормышының яңа чыганаклары булачак.
Хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды
Район Башкарма комитетында хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Көн тәртибендә балигъ булмаган 14-18 яшьтәге балаларны җәйге каникуллар чорында эш белән тәэмин итү, җәмәгать урыннарында тәртип урнаштыру буенча ирекле халык дружиналарының эше, “Нараткай” сәламәтләндерү лагеренда җәмәгать тәртибен саклауны булдыру, хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең составына үзгәрешләр кертү кебек мәсьәләләр каралды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин алып барды.
Кукмара бадминтончыларына тиңнәр юк
Азнакайда бадминтон буенча республика ярышлары узды.
2002-2003 елда туучылар арасында Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары Фәридә Галимҗанова катнаш разрядта - көмеш, ә Әдилә Шигапова белән берлектә парлы разрядта бронза медальләргә лаек булдылар (тренерлары Мөнир Гыймадиев, Рәшит Гыйлаев).
Районыбыз мәктәпләрендә “Чисталык дәресләре” узды
Зур Кукмара, Манзарас урта мәктәпләре укучылары алдында Россельхознадзорның дәүләт инспекторлары Рифкать Галимуллин, Рәшит Хәйруллиннар “дәрес бирделәр”.
Туембаш мәктәбендә бер көндә ике бәйрәм үткәрелгән
Иртәнге якта мәктәпне тәмамлаучылар өчен “Соңгы кыңгырау” чыңласа, төштән соң балалар арасында Сабантуй оештырылды. Бу көнне укучылар җәйге ГТО нормаларын тапшырдылар: озынлыкка сикерделәр, турникта тартылдылар, 100 метрга, тауга каршы йөгерделәр.
Яр Чаллыдан - җиңү белән
Яр Чаллы шәһәрендә “Яшь башкаручылар” Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ирек Хаммадиев әлеге бәйгедән беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты. Җитәкчесе - Лилия Хөснетдинова.
Алтынчы сыйныф укучысы йөзү ярышыннан икенче урын белән кайтты
Йөзү буенча Казан шәһәре беренчелегенә үткәрелгән ярышларда Кукмара 4нче урта мәктәбенең 6 ”В” сыйныфы укучысы Илфирә Шәрипова, Казанның “Касатка” йөзү клубы составында уңышлы чыгыш ясап, 2нче призлы урынны яулады.
Районыбызның Янил мәктәбе укучысы республикакүләм бәйгедә икенче урынны алды
Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гыйльфанова Динәрә (җитәкчесе Рәзинә Әхмәдуллина) республикакүләм “Сәләткә нур булган йолдызлар” бәйгесенең “Драматургия” номинациясендә “Гафу ит мине, әнкәй” дигән әсәре белән икенче урынны яулады.
Кукмара янгын күзәтчелеге бүлеге балалар арасында конкурс уздырды
Балалар арасында янгынга каршы сак караш тәрбияләү максатыннан, Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекциясе рәсем ясау, декоратив-гамәли, техник иҗат теркәү конкурслары үткәрде. Конкурста беренче урыннарны Хәким Тимергалиев, Мөхәммәд Гайнетдинов, Ангелина Егорова, Илүзә Галәвиева, Адель Галимуллиннар яулады.
Кукмараның иң чибәр полиция хезмәткәре “Җырлыйк әле”дә катнашты
Район Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе хезмәткәре Сиринә Шәйхетдинова “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе аша баручы “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашып кайтты. Тиздән әлеге тапшыруны һәм Сиринәнең чыгышын кукмаралылар да күрә алачак.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз