ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Мәктәп... Бу сүзне ишетүгә, һәркемнең күз алдына балачагы, сабакташлары, зур тормышка озатып калган остазлары килә, күңелендә мәктәп еллары белән бәйле иң матур истәлекләр яңара. Бу көннәрдә үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче Зур Сәрдек мәктәбенең (хәзер гимназия) элекке укучылары да шушы хисләрне кичерәдер.
19 декабрьдә Янил авыл мәдәният йортында китапханәдә эшләп килүче “Тылсым “ театр түгәрәге Х.Ибраһимның “Канатлы бозау” әкиятен күрсәтте. Әкияттә 10 бала катнашты. Әкиятне карарга 40 тамашачы җыелды.

20
декабрь, 2014 ел
шимбә
Байлангар авылында яшәүче Хөснетдинова Әминә Бәдретдин кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Минегалиев тәбрикләде. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

19
декабрь, 2014 ел
җомга
17 декабрь көнне Р.И. Зарипов исемендәге Байлангар мәктәбендә Кукмара сәнгать мәктәбе укучыларының концерты булды. Концертта бертуган Аминева Дилә һәм Эльвира, Гараев Булат, Аминева Гөлназ, Ишмуратов Александр, Хусаинов Илһам катнашты. Әлеге концертта катнашкан балалар барсы да күпсанлы конкурс җиңүчеләре. Тамашачыларга классик, халык һәм эстрада әсәрләре тәкъдим ителде.
Кукмара муниципаль район Советының 40нчы сессиясе булып узды. Анда 2015 елга һәм 2016–17 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты, район советының 2013 елның 12 декабрендә кабул ителгән карарына үзгәрешләр, җирле үзидарә органнарының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләве, район Советының 2015 елга планы һәм башка мәсьәләләр каралды.
14 декабрь көнне Кукмара поселогында Киокусинкай каратэ буенча яшь спортсменнар өчен турнир үтте. Әлеге турнирда “Ялкын” яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче 22 спротсмен катнашты. 8-11 яшьлекләр арасында 1 урын – Мустафин Идрис, Гиниятуллин Ильшат, Хабибуллин Фаниль, Мустафин Салих, Димиев Азат, 2 урын – Очаев Алик, Закиров Илназ, Халаутдинов Муса, Шарипов Габдулгазиз, Галәветдинов Илназ, Нигматзянов раил, Зиятдинов Фаннур, Нурахметов Илнур, 3 урын – Минемуллин Анвар алды. 12-13 яшьлекләр арасында 1 урын – Жуков Евгений, 2 урын – Хафизов Фандас, 3 урын – Байметов Роман. 10 яшьлек кызлар арасында 1 урын – Багаутдинова Зухра, 2 урын – Гайнетдинова Ләйсән алды.
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен анта саен һөнәри юнәлеш бирү максатыннан поселок предприятиеләренә экскурсия оештырыла. Бу атнада балалар киез итек комбинатына юл алдылар. Башта балаларны комбинатның тарихы белән таныштырдылар. Аннан соң балалар предприятиенең цехларында булып итек ясалу процессын күзәттеләр. Балалар авыр хезмәттә көн саен көч куйган эшчәләргә соклануларын белдерделәр. Әлеге комбинатта итекләр генә түгел, ә тапочкилар, пинеткилар, жилетлар, чунилар һ. б. әйберләр җитештерелә.

18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанның “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә “Фемида – иҗади дуслыкта” иҗади сәнгать фестиваленең финал өлеше узды. Әлеге чарада бәйгенең зона турында җиңү яулаган районыбызның суд хезмәткәрләре дә катнашты. Кукмара буенча икенче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Заһид Сафин үзе иҗат иткән “Меңнән бер эш” дигән шигыре белән чыгыш ясады һәм “Үзенчәлекле жанр” номинациясендә өченче урынны алды.
Көшкетбаш авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара бистәсендә яшәүче Анна Матвеевага 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчесе Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе Зөмәрә Җиһаншина котлады. Туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
12-13 декабрьдә Слободской шәһәрендә тренер М.М. Зайцев истәлегенә дзюдо буенча Киров өлкәсе Беренчелеге үтте. “Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлеге укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Хузин Илназ 2 урын, Платонов Антон һәм Минесламов Алмаз 3 урынга лаек булдылар. Яшь спортсменнарга тазалык, уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International