ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
25 декабрь көнне Пахомова Валентина Геннадиевна “Современница” клубының чираттагы утырышын үткәрде. Чираттагы утырыш Яңа елны каршылауга багышланган иде. Китапханәнең даими укучысы Королева Валентина Анатольевна катнашучыларны котлап, чегән стилендә бик матур җыр башкарды.
Район Мәдәният йортында район җитәкчесенең чыршы бәйрәме булды. Бу чарага район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның иң яхшылары–фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, сәнгать мәктәбендә укучылар, шулай ук инвалид һәм тәрбиягә алынган ятим балалар, “Мәдәният көндәлеге”ннән актив файдаланучы укучылар чакырылган иде. Районыбыз җитәкчесе Сергей Димитриев аларны бәйрәм белән котлады.
Кукмараның Җиңү паркында Үзәк Чыршыны ачу тантанасы булды. Кыш гүзәле райондашларыбызга бар матурлыгында тәкъдим ителде. Бу уңайдан җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барган күңелле концерт оештырылган иде, ә Кыш бабай белән Кар кызының чыгышлары бәйрәмгә тагын да матур бизәкләр өстәде. Балалар рәхәтләнеп шугалакта шуды, өлкәннәр исә берсеннән-берсе остарак ясалган кар сыннарына карап сокланды.
24 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсе уку залы хезмәткәре Салимова Тәскирә Харисовна “Тылсым” үзәгендә дәвалану курсы узучылар өчен “Идел журналына 25 ел” дип аталган әңгәмә үткәрде.

24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
21 декабрь көнне “Зилант” спорт комплексында 1999 елгы малайлар һәм 1997-1998 елгы кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы Беренчелеге үтте. Ярышларда 4 малайлар: Манзарас мәктәбеннән ике команда, №4 мәктәп, Зур Кукмара командалары, 5 кызлар: Вятка Аланы, Зилант-1, Зилант-2, Поч. Сутер,Ядегәр мәктәбе командалары көч сынашты. Малайлар арасында 1 урын – №4 мәктәп, 2 урын – манзарас мәктәбе,Ґ 3 урын – Зур Кукмара мәктәте командалары бүлеште. Кызлар арасында 1 урын – зилант-1, 2 урын – Вятка Аланы, 3 урын - Поч. Сутер мәктәбе командалары алды.
Коррупциягә һәм наркоманиягә каршы көрәш буенча район комиссияләренең чираттагы утырышлары булды. Анда коррупцияне һәм наркоманияне кисәтү буенча хокук саклау органнарында, авыл җирлекләрендә, үзәк дәваханәдә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.

23
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган кичә булды. Тынлы оркестр чыгышы белән башланып киткән бәйрәм зал тутырып килгән тамашачыларны моң дөньясына алып кереп китте. Районыбызда дус-тату гомер кичерүче татар, рус, мари, удмурт халыкларының дәртле биюләре, моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде.

22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Березняк мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан район фестивале булды. Әлеге чара авыл җирлеге үзешчәннәре башкаруында сугыш турындагы җырлар, биюләр, сәхнәләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. 1941 елда фронтка китеп, икенче улы Шафигулланың тууын да күрми калган, 1943 елда хәбәрсез югалуы, ә 2013 елда эзтабарлар тарафыннан сөякләре табылуы турында хәбәр килгән Березняк ир-егете Габдулла Гафаров, аны гомере буе көтеп яшәгән хатыны Факия апа язмышларының сәхнәдә чагылышы тамашачыларның күңелендә зур тәэсирләр калдырды.
Үрәсбаш авылы китапханәсендә Мәдәният елына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Кичәгә чакырылган үзәк китапханә хезмәткәрләре, районыбыз авыллары китапханәчеләре, авыл кешеләре, укучы балалар алдында “Ил эчендә ил ул” дигән исем астында театр тарихына багышланган презентация тәкъдим ителде. Аннары Туфан Миңнуллинның “Шәҗәрә” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелде. Авыл үзешчәннәренең җыр-биюләре кичәгә аерым бер ямь өстәде.
Кичә Казан шәһәренең “Татнефть-Арена” стадионында Президент Чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда районыбыздан 36 бала катнашты. Алар арасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, ятимнәр, уку отличниклары, фестиваль һәм спорт ярышлары призерлары бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International