21 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә район Советында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты В.В. Мингазов, 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А. Ратникова гражданнар кабул итә. 2-70-53 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Әниләргә багышланган район конкурсының икенче көне 13 ноябрь көнне район мәдәният йортында үтте. Конкурста урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларына йөрүче балалар, Кукмара сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашты.
16 ноябрь көнне “Зилант” спорт комплексында баскетбол буенча мәктәп командалары арасында VI район Беренчелегенең III туры үтте. Барлыгы 40 кыз бала һәм 39 малай катнашты. Уеннар расланган һәм кабул ителгән расписание буенча үтте.