4 ноябрь көнне «Родина, мои родные края» ХV Бөтенроссия конкурсының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Я люблю тебя, Россия!» дип аталган V Республика этабы узды. Әлеге конкурста Татарстан Республикасының 16 районыннан 200 кеше катнашты.
«Содружество талантов» дип аталган VI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы Ишмуратов Александр (җит. Э.Р. Мустафин) “Халык инструментлары. Соло” номинациясендә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, Сабанаев Андрей (җит. Г.Ф. Гарипова) III дәрәҗә дипломант булды.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан полиция хезмәткәрләре арасында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев призына ату ярышлары узды. Беренче урынга район ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Ленар Шәйхетдинов чыкты.
Кичә Лубян урман- техник колледженда Татарстан республикасы урман хуҗалыгы министрының урынбасары һәм Район Башлыгы Сергей Димитриев катнашында коллективка яңа директор тәкъдим ителде. Лубян урман-техник колледжын Данилов Афанасий Михайлович җитәкләячәк.