ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
“Олимп” боз сараенда район ветераннары һәм эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре командалары арасында хоккей ярышы булды. 7:6 исәбе белән район эчке эшләр бүлеге командасы җиңү яулады.
“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында 7 ноябрь көнне Ошторма Юмья авыл клубында Ошторма Юмья, Юске Юмья һәм Нырья авыллары командалары арасында КВН үткәрелде. КВН да мәктәп укучылары һәм студентлар катнаштылар.

Районда Мамадыш ветераннар советы делегациясе вәкилләре булып китте. Кунаклар тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинатында, күппрофильле лицейда һәм районыбызның “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар. Музейда исә түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.
30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр “Олмип” Боз сараеның “Ягуар” командасы Минзәлә шәһәрендә шайбалы хоккей буенча 2006 елгы малайлар арасында узган Ачык беренчелектә катнаштылар. Кукмара, Минзәлә, Оренбург, Ижевск, Яр Чаллы командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча өченче урында Орнебург, икенче урында Кукмара, беренче урында Минзәлә командалары калды.

5 ноябрь көнне “Олимп” Боз сараенда шайбалы хоккей буенча 2001 елда туган малайлар арасында Татарстан Беренчелеге уены булды. Исәп Кукмара командасы файдасына 11:3.
8 ноябрь көнне “Олимп” Боз сараеның 2001 елгы малайлар командасы Алабуга шәһәрендә узган шайбалы хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчеленгдә катнаштылар. Исәп Кукмара командасы файдасына 8:4.

8
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Район мәгариф идарәсе, иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Зур Кукмара урта мәктәбендә Зөфәр Гомәров истәлегенә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада үткәрде.
5 ноябрь көнне Березняк Х.В. Вагапов исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих фәненнән Харис Вагапов исемендәге олимпиада уздырылды. Барлыгы 100 укучы катнашты.
2 ноябрь көнне Өлге авылында яшәүче Гафиева Мәгъсәмә Газизулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Замалиева, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хабибуллина котладылар, Россия Федерация Президентының котлавын тапшырдылыр.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
13 ноябрьдә, 14.00-15.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифкать Минниханов кабул итәчәк. Адрес: Кукмара поселогы, Октябрь урамы. 1 йорт (район эчке эшләр бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International