Бүген район суды бинасында Кукмара район судының яңа рәисен тәкъдим итү булды. Анда Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Гилязев Илгиз Идрисович, ТР Суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамазанов Рамиль Миргаязович, Район Башлыгы Рахматуллин Рауиль Шәйдәүләтович, район прокуроры Назипов Минимулла Миннырахманович, эчке эшләр бүлеге начальнигы Гарафиев Зуфар Юнусович һәм район судьялары катнашты. Коллективка яңа билгеләнгән Кукмара район суды рәисе Муратшин Марат Рөстәмович тәкъдим ителде.
9 майда Кукмарадагы “Вахитовчы” спорт мәйданчыгында Ворошилов һәм Вахитов урамнары командалары арасында 2001елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында Виктор Аввакумов истәлегенә футбол буенча иптәшләрчә очрашу үткәрелә. Башлана 17 сәгатьтә.