ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Ятмас-Дусай авылында быел 12нче тапкыр милли традицияләрне саклау, яшь талантларны барлау максатыннан танылган көрәшче Гәрәй батыр һәм күренекле баянчы, җырчы Заһретдин Фәхретдинов исемнәрендәге бәйгеләр үтте.
20 январь көнне Өркеш авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау җыелешы булды.
19 январь көнне “Олимп” боз сараеның биш еллыгына багышланган ветераннар арасында хоккей турниры үтте.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда Корея Республикасыннан туристлар булып китте. Алар музейга экскурсия ясап, район тарихы һәм көнкүреше, татар халкының мәдәнияте белән таныштылар, “Лилия” ательесына татар халык костюмнарын тектерү өчен заказ биреп киттеләр. Татарстанга булган сәфәрләре вакытында Корея кунаклары берничә татарча сүз дә өйрәнгән.
“Олимп” боз сараеның оешуына биш ел тулды. Әлеге вакыйга уңаеннан биредә бәйрәм чаралары үткәрелде. Фигуралы шуучыларның чыгышлары һәм хоккей буенча иптәшләрчә очрашулар да оештырылды.
Бүген Байлангар авыл җирлегендә җирле үзидарәнең 2013 ел эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2014 елга бурычлар кую буенча хисап җыелешы булды.
19 январь көнне “Олимп” боз сараеның биш еллыгына багышланган ветераннар арасында хоккей турниры үтте. Кукмара, Вятка Аланы, Арча командалары катнашты.

18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
17 январь көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова №8 “Гөрләвек” балалар бакчасы балалары өчен китапханәгә экскурсия оештырды, “Китап өенә сәяхәт” дип аталган чара үткәрде.
17 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авыл китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә яшь укучылар кабул ителде. 1нче сыйныф укучылары катнашты, барысы 6 укучы булды. Китапханәче Ярмиева Алсу Камил кызы укучыларны китапханә һәм андагы китаплар белән таныштырды. Максаты: китап укуга кызыксыну уяту; аларга сакчыл караш тәрбияләү.

17
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу фондының рәхмәт хатларын һәм иганәчеләр китабының дүртенче томын тапшыру тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International