ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
17 гыйнварда “Олимп” боз сараенда “Олимп”ның бишьеллыгына багышланган чара үткәрелә.
18 январь көнне Ятмас-Дусай авылы мәдәният йортында традицион Гәрәй-батыр призына милли көрәш ярышы һәм Заһретдин Фаретдинов призына укучылар арасында иҗади конкурс узачак.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
13 январь көнне 20.00 сәгатьтә Кукмараның үзәктәге чыршысы янына иске яңа ел бәйрәменә чакырабыз.
Кукмара балалар тудыру йортында Янсыбы авылында яшәүче Гөлшат Низамиеваның кыз баласы дөньяга килгән.
Халык көче һәм авылдан чыккан кешеләр ярдәме белән төзелеп килүче Күкшел авылы мәчете түбә астына кергән. Хәзер биредә эчке эшләр бара.
12 гыйнвар көнне Мәмәшир авылы мәдәният йортында “Мәүлид бәйрәме” үткәрелде, 135 кеше катнашты.
Бәйрәмдә хәдисләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укылды. Чәй өстәле артында һәрбер килгән кунак сыйланды. Шулай ук “Коръән нуры” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Һәркем бәйрәмнән бик канәгать калды һәм китап күргәзмәсеннән китаплар бирелде.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлек советы утырышы үткәрелде. Анда 2014 елның 2 мартында булачак сайлауларда муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатлар күрсәтү, 14 сентябрьдә булачак сайлауларга әзерлек, җирле сайлау штабы булдыру, Россия Президенты Владимир Путинның федераль җыенга юлламасы буенча фикер алышу, җирле бүлекнең 2014 елга эш планын раслау һәм башка мәсьәләләр каралды.
Инде икенче ел рәттән районыбыз башлыгы Рауил Рәхмәтуллин барлык имамнарны җыеп Мәүлид ашы уздыра. Быел биредә районыбызның 68 мәхәлләсеннән имамнар катнашты.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Район башлыгы карары белән объектларның террорлыктан сакланышын тикшерү буенча эшче төркем төзелгән иде.
“Туган якны өйрәнүчеләр” дип аталган Мамашир урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы Халыкара “Дуслык күпере” интернет проектының “Җир йөзендә яхшырак әйбер юк” номинациясендә дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International