ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2013 ел
сишәмбе
Казанда балалар һәм яшүсмерләр арасында “Весенние выкрутасы” Халыкара конкурс-фестивале узды. Әлеге чара кысаларында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре буенча конкурс-күргәзмә дә оештырылган иде. Районыбызның мәктәптән тыш эшләр үзәге укытучылары Миләүшә Кайбушева һәм Светлана Бурцева үз укучыларының чигү, киездән башкарылган кул эшләрен тәкъдим иттеләр.

1
апрель, 2013 ел
дүшәмбе
Лубян авыл җирлегендә “Урман чаңгысы – 2013” дигән өченче кышкы спартакиада узды. Кышкы спартакиадада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, министрның беренче урынбасары, Татарстанның атказанган урманчысы Харис Мусин, Татарстанның урман тармагы профсоюзлары республика комитеты рәисе Игорь Рзай катнашты.

29
март, 2013 ел
җомга
Бүген районыбызда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы булды. Әлеге чарада Татарстан республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия әгъзалары, федераль органнарның Татарстан республикасы буенча җитәкчеләре, Татарстан республикасы Дәүләт советы, мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республика шәһәр һәм районнарының мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк җитәкчеләре катнашты.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Көннәр язга авышуга Кукмара аграр көллиятендә белем алучылар күмәк хуҗалыкларга, оешма-предприятиеләргә  практикага таралалар. Чыгарылыш курсының тракторчы-машинист белгечлеге буенча  белем алучы  49 студент 15 апрельдән Вахитов исемендәге, “Урал”, “Восток” күмәк хуҗалыкларында, “Дружба”, “Бөр”, “Әсәнбаш”, “Тукай” агрофирмаларында язгы кыр эшләрендә катнашачак. Майның 25енә кадәр булган практикадан соң аларны чыгарылыш имтиханнары көтә. Ә автомеханик белгечлеге буенча 3 курста белем алучы укучыларның ике төркеме (43 кеше) инде практикаларын башлап җибәрделәр. Районыбыз егетләре  бу көннәрдә “Урал”, “Рассвет” хуҗалыкларында, “Әсанбаш” агрофирмасында, “Автохан”, “Автодвор” автомастерскойларында практика үтә. Пешекчеләр хәзерләүче  төркемдә укучыларның 8 апрельдән, тегүчеләр, ташчыларның апрель ахырларында практикага китүләре планлаштырыла.

Җиде мең гектарга якын җирдә иген игеп, мал үрчетеп көн күрә Кукмара районы фермерлары.

-Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 180-250 центнер уңыш алган, гектарында 180-205 центнер бәрәңге үстергән, 30-150 центнер терлек азыгы җыеп алган фермерлар да, чүп үләне үстереп ятучылар да бар.

Узган елга караганда терлек  икеләтә артты, ит-сөт продуктлары җитештерүдә ныклы үсеш күзәтелә: үткән ел районда сатылган итнең, сөтнең байтагы шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелде. Әмма базар бәяләренең бөтендөнья сәүдә оешмасына керү белән түбәнәя баруы авыл хуҗалыгына, фермер хуҗалыкларының эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый, - диде язгы кыр эшләренә әзерлек турында сөйләшергә-киңәшергә җыелган район фермерлары каршында чыгыш ясаган район фермерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Баязитов.


25
март, 2013 ел
дүшәмбе

24 марттан 1 апрельгә кадәр “Язгы каникуллар” Бөтенроссия акциясе уза.

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый.

Әти-әниләр дә балаларын күз уңыннан җибәрмәсеннәр иде. Язгы каникулларны хәвеф-хәтәрләрсез уздырырга язсын.


23
март, 2013 ел
шимбә
Кичэ районыбыз 21-23 мартта Казанда узучы II Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены делегатларын кабул итте.

22
март, 2013 ел
җомга
Үрәсбаш авылында яшәүче, үзенең бар гомерен халык сәламәтлеге сагында торуга багышлаган Михайлова Анастасия Григорьевнага шушы көннәрдә 60 яшь тула.
Киң күңелле, ярдәмчел, туганчылыклы, көчле рухлы юбиляр турында нинди генә матур сүзләр язсак та, аз булыр төсле. Җир йөзендәге барлык мактауларга да лаек ул. Авылдашлары да юктан гына: "Ак канатлы фәрештәбез бит син", - димиләрдер аңа. Үз эшенең остасы булганга гына түгел, тыйнаклыгы, сабырлыгы өчен дә олы хөрмәткә лаек ул.
Район мәдәният йортында Кукмара балалар тынлы оркестры оешуга 20 ел тулу уңаеннан сәнгать кичәсе булды.

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“Бөр” агрофирмасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, баш белгечләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында семинар-киңәшмә үткәрелде. Ул терлекчелек, кышлату чоры барышы нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланды. Семинарда катнашучылар Чишмәбаш, Зур Сәрдек терлекчелек комплексларында, агрофирманың ындыр табагында, машина-трактор паркында булдылар. Семинарның пленар өлешендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре башкарылган эш күрсәткечләре белән таныштырдылар.

Семинарда район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International