ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Универсиадага багышлап “Uni unites the World” (“Юни бар дөньяны берләштерә”) дигән исем астында иң яхшы видеороликка конкурс игълан иткән иде. Бәйгедә барлыгы 37 укучы катнашты, алар арасында күрше Киров өлкәсеннән дә вәкилләр бар иде.

Эшләрне бәяләгәндә жюри әгъзалары аның креатив һәм заманча булуына, таләпләргә туры килүенә, укучының тиешле дәрәҗәдә мәгълүматны җиткерә алуына, видеомонтаж куллануына, оператор һәм тавыш операторы осталыгына ия булуына да игътибар итте.

Җиңүчеләр менә кемнәр: “Универсиада волонтерлары” номинациясе - Гөлия Сабирова (күппрофильле лицей, 10нчы сыйныф), “Универсиада объектлары” номинациясе - Дмитрий Михайлов (Урта Комар мәктәбе, 10нчы сыйныф), “Без - киләчәк” номинациясе - Алмаз Гозәеров (Югары Арбаш, 10нчы сыйныф).

Кукмара 3нче урта мәктәбендә мәктәп директорларының укыту эшләре буенча урынбасарлары катнашында семинар узды. Очрашып-сөйләшү “Укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына һәм дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү буенча педагогик коллективның системалы эше” дигән тема астында үтте.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген поселокның 1нче номерлы “Каенкай” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2013” республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды.
Кукмарадагы  "Зилант" спорткомплексында  Россия пенсия фондының район  идарәләре  арасында уза торган республика спартакиадасының зона ярышы  булды. Анда ун идарәдән хезмәткәрләр катнашты. Бу бәйгедә кукмаралылар  янә беренчелекне бирмәделәр. Йөзү (2 хатын-кыз, 4 ир - эстафета),  волейбол, хатын-кызлар арасында кул көрәше ярышларында - беренче, гер  күтәрү, аркан тартышуда  икенче урыннарны алып, командалар зачетында  икенче урын алган Балтач командасын 11 очкога артка калдырдылар. Финал ярышларында уңышлар сезгә!

18
март, 2013 ел
дүшәмбе
Районыбызның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда “Кышны озату – язны каршылау” бәйрәме узды. Район халкы бердәм булып салкын карлы кышны озатты, мул уңыш, бәхет-шатлыклар белән язның килүен теләде. Театральләштерелгән тамаша, фольклор ансамбльләрнең, үзешчән артистларның җыр-биюләре, төрле спорт уеннары белән үрелеп барган бәйрәм бик күңелле узды. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең яшь гвардиячеләре дә спорт чараларында катнашучыларга көч биреп тордылар, район халкын бәйрәм белән котладылар. Тамак ялгап алыйм диючеләр өчен махсус ярминкә дә оештырылган иде. Тамашага килүчеләргә кайнар чәй, камыр ашлары, карга боткасы, хәтта шашлык та тәкъдим ителде.

15
март, 2013 ел
җомга
“Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар бәйгесенең район туры узды. Конкурста катнашучылар мастер-класслар күрсәттеләр, туган як турында видеоролик, “Минем методик осталыгым” дигән эссе тәкъдим иттеләр. Беренче урынга Кукмара гимназиясе укытучысы Гөлназ Нәҗипова чыкты. Икенче, өченче урыннарны Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Лилия Гаянова, Кукмара 3нче урта мәктәбеннән Вәсилә Нәҗмиева, Зур Сәрдек гимназиясеннән Гөлнара Хәсәновалар бүлеште.
Ош.Юмья урта мәктәбендә удмурт мәктәпләрен тәмамлаучыларның төбәкара очрашуы узды. Әлеге чарага Балтач районыннан, Ижевск шәһәреннән дә кунаклар килгән иде. Концерт номерлары, чыгарылыш укучыларының чыгышлары белән үрелеп барган очрашу бик күңелле узды.
Районыбызның Зур Сәрдек авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан федераль университетындагы Филология һәм сәнгать институтының хәзерге татар теле һәм аны укыту кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Чулпан Харисова шактый еллардан бирле киң кырлы фәнни-педагогик эш алып бара. Ул  югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар әдәби теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә. Ул - шушы өлкәләргә караган 220дән артык хезмәт авторы. Соңгы  биш елда гына да аның  40тан артык фәнни һәм укыту-методик хезмәте (шуларның 19ы - китаплар) басылып чыккан.
Вакыт сизелмичә үз көенә ага да ага. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Марат Хәсәнов җитәкчелегендәге балалар тынлы оркестры оешуга да быел 20 ел тула. Оркестрның туган көне уңаеннан ике дистә ел дәвамында бергәләп иҗат юлын узган дуслар, кунаклар җыйналыр. Чөнки юбилей ул - хезмәткә нәтиҗә ясау һәм яңа иҗади планнар төзү генә түгел, аралашу, хатирәләр белән уртаклашу да бит.

13
март, 2013 ел
чәршәмбе
Классик шахмат буенча район чемпионаты тәмамланды. Ир-егетләр арасында чемпион булып Александр Васильев калды. Икенче урынны күппрофильле лицейның 8 сыйныфында укучы Айнур Җиһаншинның алуы - яшь шахматчының зур уңышы. Өченче урында - Камил Шәймәрданов. Ул ветераннар арасында иң көчле шахматчы исемен яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International