ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 30 мартында «Олимп» спорт мәктәбенең кадрлар буенча белгече Ибраһимова Р.Д. хезмәткәрләр арасында коррупциягә тискәре мөнәсәбәт, шул исәптән вазыйфаи хәле һәм хезмәт вазыйфалары белән бәйле рәвештә бүләкләр бирүгә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен әңгәмә үткәрде.

 31 март көнне Сергей Михалков исемендәге балалар китапханәсе яңа укучыларны каршы алды. 4 нче мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен китапханәче Гөлфия Хафизова Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Китапханәдә кунакта» дип исемләнгән экскурсия-ташышу үткәрде. Аларның китапханә белән танышуы Сергей Михалковның китаплары, язучының шигырьләренә язылган картиналар репродукциясе, төрле сувенирлар һәм шагыйрьнең төрле еллардагы фотосурәтләре урнашкан почмак-музейдан башланды.

Китапханә белән танышу балалар өчен - яңа кызыклы дөнья ачылу. Төрле зоналар белән танышканнан соң, абонементның нәрсә икәнен белде, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты.

Балалар өчен төрле темаларга конкурслар, викториналар, табышмаклар кызыклы булды. Чара ахырында балалар «Вовка в тридевятом царстве» дигән мультфильм карады һәм укырга китаплар алды.

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Игелек шәһәре» социаль проектын тормышка ашыру дәвам итә.

2021 елның 28-30 мартында Баулы шәһәрендә 2021 елгы ТР Кубогы финалы узды.
2004-2005 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча безнең "Ялкын" командасы ярымфиналчы дипломына ия булды


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

30 март көнне АНО “ЦСП “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы Халыкара театрлар көне уңаеннан «Театр иленә сәяхәт»  исемле тематик сәгате уздырды. Ял итүчеләргә уеннар һәм конкурслар тәкъдим ителде. “Беренче театр” спекталенең өзегендә һәм “Колобок” әкиятенең инсценировкасында теләп катнаштылар.

 

 

Апрель аена намаз вакытлары.

 

2020 елда мәгариф учреждениеләренә язылу сервисыннан 65,5 мең татарстанлы файдаланган.

30 март көнне Үзәк китапханәдә язучы, профессор, педагог һәм якташыбыз Ф. Галимуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан күренекле татар язучылары Р.Харрис, З. Мансуров, Х. Миңнегулов, Г. Морат, Г. Гыйльманов, Г. Ризванов белән җылы очрашу узды. Чараны хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л. Р. әзерләде һәм үткәрде

Вечером 31 марта и ночью 1 апреля 2021 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается метель с ухудшением видимости 1-2 км.
Ночью и днем 1 апреля 2021 на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный юго-западный ветер порывами 17-22 м/с (в Казани до 20 м/с).

29 нчы март көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Кончил дело-гуляй смело» дип исемләнгән мультипликацион фильм карау оештырылды.
Мультфильмның сюжеты бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигыренә нигезләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International