ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

25 апрельдә Үзәк китапханәдә хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Гарипова Л.Д. Кукмараның 3нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен «Ватанга чын ир-атлар хезмәт итә» исемле патриотик сәгать үткәрде. Очрашуга отставкадагы подполковник Р.Ф.Гумеровны, өченче ранг капитаны Н.П. Петуховны һәм тарих укытучысы Л.Г. Гумерованы чакырдылар.

24 апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. үзәк китапханәдә, “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен, татар халык шагыйре, бөек классигыбыз, Габдулла Тукайның туган көне  уңаеннан, “Туган телгә - урын түрдә”, дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче  шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп “Туган тел” җырын башкардылар.

Әлеге чарада Саба төбәге кызы,  Казан шәһәрендә яшәп  иҗат итүче шагыйрә, “Әллә җилләр ярсу, әллә үзем...” китабының авторы Әлфинур Вафина да катнашты. Шагыйрә үзенең иҗаты һәм шигырьләре белән таныштырды. Килгән кунаклар да шагыйрәнең шигырьләрен  укыды.  Шагыйрә Әлфинур Вафина  сүзләренә композитор Ильгиз Зарипов иҗат иткән берничә җыр да башкарылды.

Эковесна 2024

2024 елның 25 апрелендә «Олимп» Боз сараенда 2023-2024 елгы «чаңгы узышлары» бүлегендә сезон нәтиҗәләр ясалды.

2024 елның 25 апрелендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне профилактикалау максатыннан боз сараенда чаңгы узышлары бүлеге тәрбияләнүчеләре арасында шорт – трек буенча ярышлар узды.


24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе
Консультация - кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2024 елның 25 апрелендә 00:00 - 08:00 25 апрельдә төнлә һәм иртә белән Татарстан Республикасында томан көтелә

Эковесна 2024

Эковесна 2024

Эковесна 2024


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International