ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.


28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

2023-2024 еллардагы республика һәм Бөтенроссия ярышларындагы уңышлары өчен Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев "Олимп" спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләрен һәм тренер-укытучыларын Рәхмәт хатлары һәм бүләкләү призлары белән бүләкләде

2024 елның 29 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләрнең Көндәлек Операция

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Алмашынучан болытлы һава. Җитди явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә, көндез тизлеге 15-18 м/с. Төнлә минималь температура 12... 15˚. Көндез һаваның максималь температурасы 18... 22˚.

27 апрельда Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 а сыйныф укучылары өчен, китапханәче Пахомова В.Г., «Сезнең ышаныч телефоны» исемле мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар өчен яшьләр ышаныч телефонына шалтыратудан курыкмаска, беренче шалтыратуга ничек әзерләнергә, анда нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр.

С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Без - Тукай оныклары» дигән фестиваль үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең авыр балачагы, иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.

Аннары балалар туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәдхия җырлап, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарды, шагыйрьнең әсәрләре буенча үзләренең рәсемнәре, кул эшләре белән  таныштырды, яраткан әкият геройларын сурәтләде.

Фестивальдә катнашучыларга китапханә директоры Касыймова Резидә Хәкимулла кызы грамоталар тапшырды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

 

 

«Очрашуга бер адым» дигән Президент грантлары фонды проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Әхмәтова Ләйсән балалар өчен «Төлке һәм куян» әкияте буенча театральләштерелгән уен үткәрде. Балалар әкиятләр буенча сәяхәткә чыктылар һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләр һәм әкият персонажларын фаразладылар. Аннары бармак курчаклары ярдәмендә «Төлке һәм куян»әкиятен уйнадылар. Балалар бу әкиятнең игелек һәм гаделлек, бер-береңне хөрмәт итәргә, көчсезне беркайчан да рәнҗетмәскә, ә дусларны бәладән коткарырга өйрәтүен белделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

26 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә  Сәрдекбаш мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен Фирдания Закирова Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган «Чернобыль трагедиясе» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Балалар авариянең ничек булуын, станцияне коткарырга кемнең беренче булып килүен һәм үз гомерләре бәрабәренә янгынны сүндерүен, бу коточкыч фаҗигагә китергән сәбәпләрне белделәр.Чара китапларга күзәтү һәм видеофильм карау белән тәмамланды.

 

26 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан , “Тукай – халык шагыйре” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.  Әлеге чарада Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 10нчы һәм 7нче  сыйныф укучылары, Г.Тукай иҗатын яратучы балалар, әдәбият, сәнгать, шигърият яратучы райондашларыбыз, “Салават күпере” иҗат берләшмәсе катнашты.

Китапханәче  Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар  белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Шәһәребезнең музыка мәктәбеннән килгән укытучылар Дамир Фарилович, Алия Миннерашитовна, Элмира Габдрашитовна үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен бүләк иттеләр. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды. 

 


26
апрель, 2024 ел
җомга

 26 апрельдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында китапханәче В.Г. Пахомова 4 нче урта мәктәп укучылары өчен «Тылсымлы шәм» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чара барышында балалар шәмнәрнең ничек һәм кайчан барлыкка килүе, шәмнәр составындагы үләннәр, майлар һәм башка ингредиентларның нинди әһәмияткә ия булуы турында белделәр.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International