Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Игътибар конкурс
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2024 елның 28 гыйнварына Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
26 гыйнварда С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 3а сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова Россиянең Хәрби дан көненә багышланган «Җиңелмәгән шәһәр» дигән батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында балалар камалышта калган ябык Ленинград шәһәрендә яшәүчеләргә килгән авыр сынаулар: ачлык һәм салкыннар, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинград халкының батырлыгы турында белде.
25 гыйнварда С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Шәфкатьлелек» реабилитация үзәгенә йөрүче балалар өчен китапханәче Ләйсән Әхмәтова “Холокост. Халык фаҗигасе” дигән батырлык сәгате үткәрде. Чара барышында ул балаларны Холокостның коточкыч фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды, фашизмның күпсанлы корбаннары һәм үлем лагерьларында күпләп юк ителгән яһүд халкын рәхимсез юк итү турында сөйләде.
26 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан, үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Л. Д., Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназияның 8нче б сыйныф укучылары өчен, «Холокост - кешелек афәте» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Лилия Дамир кызы укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде.