26 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан, үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Л. Д., Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназияның 8нче б сыйныф укучылары өчен, «Холокост - кешелек афәте» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде. Лилия Дамир кызы укучыларны Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырды. Фашизмның күпсанлы корбаннары, яһүд халкының рәхимсез юк ителүе турында сөйләде.