Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2024 елның 19 гыйнварында 21 сәгатьтән 20 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр
Төнлә: аязучан болытлы һава. Кар. Җил. Урыны белән томан. Җил көньяктан 9-14, өшүләр белән 15-20 метр, урыны белән һава температурасы төнлә -16...-18˚, иртән -10...-12˚. Юлларда бозлавык. Иртән һәм көндез: болытлы. Көчле кар, юеш кар. Җил. Җил көньяктан 9-14, өшүләр белән 15-20 метр, урыны белән 25 м/с. Көндез һаваның максималь температурасы 0..-3˚. Юлларда бозлавык көчле, кар көртләре.
17 гыйнвар көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәримнең (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) тууына 115 ел тулу уңаеннан “ Синең гомерең – илең өчен яну” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында, ял итүчеләр шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен тыңлап үттеләр. Үзәктә ял итүче Горохова Гөлсәрия, шагыйрьнең кызы Адага багышланган, “Күбәләк” дигән шигырен укып үтте.
Биредә дәваланучылар бергәләп шагыйрь Фатих Кәрим сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
2024 елның 19 гыйнварында 01.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә: - көчле көньяк җиле 15-20 м/с, урыны-урыны белән бик көчле җил 25 м/с тизлектә; Күз күреме 500 метрга кадәр начарайган буран. урыны белән көчле кар, юеш кар; - юлларда бозлавык көчле, урыны белән кар көртләре.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
17 гыйнварда уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г. Ф., «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге балалары өчен, «» дигән экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар илебезнең тыюлыклары белән таныштылар, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белделәр, конкурсларда һәм викториналарда кызыксынып катнаштылар.
2024 елның 18 гыйнварында 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында республика мәгариф системасының цифрлы трансформациясе, педагоглар, ата-аналар һәм укучыларның яңартылган «Электрон мәгариф» системасындагы үзара бәйләнеше мәсьәләләре буенча «кайнар линия»узачак.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.