ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

        6 июнь көне һәр елны Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна, укучылар һәм шәһәр халкы өчен, китапханә территориясендә «Рус шигърияте кояшы» дигән күргәзмә әзерләде. Биредә шулай ук "Пушкинны укы", исемле акция үткәрелде. Әлеге акциядә өлкәннәр һәм балалар Пушкинның үзләре яраткан шигырьләрен укыдылар

6 июньдә - бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә - С.В. Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Пушкин-нон-стоп» республика акциясендә катнашты. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия 3 нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Шигъриятнең даһи җырчысы» дигән әдәби сәгать уздырды. Ул балаларга шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе, шагыйрь иҗатында аерым урын алып торган кеше - бала караучы Арина Родионовна турында сөйләде. Балалар Пушкинның шигырьләрен кычкырып укыды, “Шәп тә соң бу әкиятләр!” дип аталган викторина сорауларына җавап бирде, шигырь юлларының нинди әкияттән булуын, иллюстрацияләрнең шагыйрьнең кайсы әсәрләрен чагылдыруын ачыклады. Акциядә катнашучы һәр укучыга рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

6 июнь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен,  бөек татар җырчысы, ТАССР ның халык артисты Рәшит Ваһапов иҗатына багышланган “Татар музыкасының җәүһәре - Рәшит Ваһапов”    дип исемләнгән тематик сәгать  үткәрде.  Китапханәче, компьютер презентациясе ярдәмендә,  җырчының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фаттовның “Рәшит Ваһапов” дигән китабыннан өзекләр тыңладылар. Биредә дәваланучы Абдуллина Энҗе, җырчы Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Умырзая” җырын башкарып, ял итүчеләрне моң дөньясына алып керде.

    Реабилитация курсын үтүче балалар өчен «Балыкчы һәм балык турында әкият» курчак спектакле күрсәтелде. Спектакль бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көненә багышланган.

Бәйрәм Манзарас авыл жирлегенең Киндеркүл авылы территориясендә булачак.

Район Сабан туе 11 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.

6 июнь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Пушкин көненә багышланган бәйрәм узды. Чарада җыр, нәфис сүз һәм үзешчән рәссамнар  арасында бәйге үткәрелде. Барлык катнашучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.


6
июнь, 2023 ел
сишәмбе

Бәйрәм 17 июньдә Нырья авылында узачак, чаралар берничә мәйданчыкта оештырылачак.

"Эковесна" республика конкурсы кысаларында Татарстан экология берләшмәләре арасында"Эквест" республика онлайн-конкурсы узды

Эссе көннәр башланды, димәк, ата-аналар үз балаларының иминлеге турында кайгыртырга тиеш.


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

5 июньдә Үзәк китапханәдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында китапханәче Гарипова Л. Д. "Китап кыстыргычы ясау» дигән мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International